Мәктәпкә әзерлек төркеме: медицина белән танышу
Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар бакчасының медицина кабинетында булдылар
Шәфкать туташы Лилия Флүновна балаларга үзенең эше турында сөйләде, кабинеттагы коралларын һәм җиһазларын күрсәтте, шулай ук балаларны ни өчен гел үлчәнеп торырга, ни өчен туклану һәм сәламәтлекне төгәл күзәтергә кирәклеге турында сөйләде.
Балалар шәфкать туташын кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Экскурсия ахырында Лилия Флүновна балаларга яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга, спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итте.
Фото – «Миляшкәй» балалар бакчасы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев