Мәктәп укучылары фән олимпиадаларында яңа үрләр яулый
Укучыларга алда тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез
Мәктәп укучылары фән олимпиадаларында яңа үрләр яулый.
Мөслим гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Азалия Габидуллина (укытучысы - Чулпан Хәйруллина), Мөслим лицееның 11 нче сыйныфында белем алучы Алина Шакирова, Мәдинә Морзаханова, Регина Смелова (укытучылары - Чулпан Әхмәтшина), шул ук мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Камилла Московая (укытучысы - Светлана Фазилова) рус әдәбияты буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика этабында призлы урын яуладылар.
Афәрин! Укучыларга алда тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез. Сез дә үзегезнең соклануларыгызны белдерегез: лайкларыгызны кызганмагыз.
Фотолар - Мөслим гимназиясе һәм Мөслим лицее архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев