Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүләкләргә бай бәйрәм (фоторепортаж)

Узган җомгада мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтте.

Быел киңәшмә “Муниципаль мәгариф системасын үстерү механизмы буларак бердәм белем бирү тирәлеге” исеме астында узды. Педагог һәм остаз елы кысаларында үткән киңәшмәнең пленар утырышында район башлыгы Альберт Хуҗин һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Лилия Сәхбиева катнашты.

Киңәшмәгә кадәр конференциядә катнашучылар район мәдәният йорты каршында оештырылган күргәзмә белән танышты. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре төрле проектлар нигезендә хыялдагы киләчәк мәктәбе белән таныштырды. Аерым мәйданчыкларда кунакларга мастер-класслар тәкъдим ителде, һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыклары эшләде.

– Уку елын матур уңышларыбыз белән каршы алабыз. Мәктәпләрдә төпле белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Белем бирү сыйфаты елдан-ел арта, – ди озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган Октябрь авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнанов.

Пленар утырыш РФ мәгариф министры Сергей Кравцовның видеомөрәҗәгате белән башланды. Министр мәгариф хезмәткәрләре алдында торган бурычлар, укыту-тәрбия өлкәсендәге яңалыклар һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләде, яңа уку елы белән котлады.

Район башлыгы Альберт Хуҗин озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган мөгаллимнәргә рәхмәт белдерде, лаеклы ялга китүчеләргә бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Ветераннар белән бергә яшьләр дә хөрмәтләнде. Алар – “Ләйсән” һәм “Күбәләк” балалар бакчаларына эшкә кайткан Диана Кадыйрова белән Алсу Сәетгалиева.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина узган уку елына анализ ясады, мәгариф хезмәткәрләренә бурычлар куйды. Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Бубекованың – Алдынгылар хәрәкәте, мәгариф хезмәткәрләренең үз эшчәнлекләре турында чыгышлары тыңланды.

Лилия Шәймиева фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасында укыгыз 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев