Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф өлкәсе яңалык ярата

Россия Федерациясендә балалар бакчалары һәм мәктәпләр бердәм федераль дәүләт белем бирү программаларына күчә.

Яңа уку елы башланды. Шул уңайдан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина белән узган уку елы нәтиҗәләре һәм яңа уку елына планнар турында сөйләштек. 

– Лилия Ягъдиевна, сүзне узган уку елы нәтиҗәләрен барлаудан башлыйк әле. Укучылар сынатмадымы? 

– 2022-2023 уку елы нәтиҗәләре буенча районда белем бирү сыйфаты 57 процентны тәшкил итте, өлгереш – 99 процент. 17 укучы өлгерми, 4 сыйныфны тәмамлаган ике укучы икенче елга калдырылды. 

Укучыларның белем бирү сыйфатын бәяләүнең бер өлеше – дәүләт йомгаклау аттестациясе. Бердәм дәүләт имтиханнарында иң күп сайлаган фәннәр – җәмгыять белеме, физика. Рус теле, химия, инглиз теле, географиядән уртача балл республиканыкыннан югары. Информатика буенча күрсәткечләребез республикада югары нәтиҗәләр күрсәткән районнар исемлегенә керде. Җәмгыять белеменнән һәм икенче ел рәттән биология фәненнән район күрсәткечләре республикада – беренче урында. 

22 чыгарылыш сыйныф укучысы 39 югары нәтиҗә күрсәтте. Уртача балл – 72,2. Тугыз укучы, “Укудагы аерым уңышлары өчен” медаленә дәгъва белдереп, сигезе тиешле таләпләрне үтәде. 11 сыйныф укучыларының барысы да өлгергәнлек аттестаты алды. 

9 сыйныфта белем алган 224 укучы төп дәүләт имтиханнарын тапшырды. Математика һәм рус теленнән 100 процент өлгереш һәм 100 процент сыйфат – Мари Бүләр, Баланлы мәктәпләрендә. Информатика, география, химия, биология һәм татар теленнән имтихан бирүчеләр саны артты, тарих, җәмгыять белемен сайлаучылар саны кимеде. Төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча иң югары балларны 17 укучы җыйды. “2”ле алган өч укучы сентябрь аенда яңадан имтихан тапшырачак. 79 укучы 10 сыйныфка барырга теләк белдерде. 

– Фән бәйгеләре – олимпиада күрсәткечләре дә укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итәдер? 

– Әйе, узган уку елында Россиякүләм фән бәйгеләренең региональ этабында укучылар сигез призлы урын алды. Республика этабында – 4 җиңүче, 46 призер, татар теленнән халыкара олимпиадада бер җиңүче һәм өч призлы урыныбыз бар. Татар теле һәм әдәбияты, химия, физика, математика, биология, геология, физик тәрбия һәм Татарстан тарихы фәннәреннән җиңүчеләр үз позицияләрен саклый. Башка еллардан аермалы буларак, хокук һәм тарих фәннәреннән дә призлы урыннарыбыз бар. Узган уку елында экология, рус теле һәм рус әдәбиятыннан күрсәткечләр үсештә булса, инглиз теле, тормыш иминлеге нигезләре фәннәре буенча күрсәткечләр юк. Җәмгыять белеме, информатика, астрономия, технология, рәсем һәм музыка сәнгатеннән соңгы сигез елда бер нәтиҗә дә булмавы уйланырга нигез булып тора. Нәтиҗәле эшләүче мәктәпләр исемлегенә Мөслим лицеен, гимназияне, Мари Бүләр төп мәктәбен кертергә була. Мөслим лицееның олимпиада хәрәкәтендә өч ел рәттән югары нәтиҗәләр күрсәтүен азсызыклап үтик. 4-11 сыйныфлар өчен олимпиадаларның нәтиҗәләре буенча Мөслим лицее, Г Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе республикабызның 31 иң яхшы мәктәбе исемлегенә керде.

Фото Л. Хәбибуллинаның шәхси архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев