Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф

Мәгариф хезмәткәрләре ата-аналар белән берлектә балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә нәтиҗәле эшлиләр

 Мөслим гимназиясеннән Илина Бариева химия фәне буенча бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды. Аңа белем биргән Венера Семенова – Татарстан горурлыгы. Халыкара, региональ, республикакүләм фән олимпиадаларында районыбызның 6 укучысы – җиңүче, 79ы призлы урынга лаек булды.

Мәктәпләрдә профильле укытуга зур игътибар бирелә. Лицейда промхимтех профиль алды һәм педагогик-психологик юнәлештәге класслар эшли башлады. Гимназиядә профильле медицина нигезләренә өйрәтү сыйныфында белем алу мөмкинлеге тудырылган. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә энергокласс ачылды. Күбәк урта мәктәбендә авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләүче агросыйныф эшли.

Рус Шуган мәктәбендә быел "Үсеш ноктасы" үзәге ачылды.

Гаилә елы уңаеннан “Гаилә һәм мәктәп – ышаныч җепләре” муниципаль проекты эшләде. Әлеге проект буенча ике юнәлештә яңа форматта эшлекле очрашулар оештырылды: “Җитәкче белән иртәнге аш” һәм “Директор белән иртәнге аш”.

Мөслим лицее укучылары һәм ата-аналар комитеты “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесендә беренче урынны яулады.

Мөслим урта мәктәбе укучылары “Аулак өй – көрәш” төбәк-ара проектының финал ярышларында “Милли-мәдәни мирасны саклау” номинациясендә җиңү яулады. “Илһам” бөтенроссия бәйгесендә Күбәк урта мәктәбе укучысы А. Низамова – гран-прига, Тойгелде мәктәбеннән М. Шәяхмәтова өченче урынга лаек булды.

Мөслим лицее һәм гимназия укучылары З. Әһлиева, М. Морзаханова, З. Мирсалихова татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада җиңүчесе һәм призерлары булды. Рус теле буенча халыкара олимпиадада Мөслим лицее укучысы А. Шакирова җиңү яулады, К. Московая, гимназиядән Р.Садриева призлы урыннар алды. Иҗатка тартылучы сигез укучы Ф.Латыйфи исемендәге “Сәләткә нур булган йолдызлар” әдәби конкурсында җиңү яулады. Мари Бүләр төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л. Хәсәнова, мари теле укытучысы Э. Нуриева, туган тел укытучыларының бөтенроссия бәйгесендә лауреат булдылар.

Лицей укучылары “Президент ярышлары” бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында “Авыл мәктәпләре” номинациясендә өченче урынны яулады.

Татар теле һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешүче балалар бакчалары арасында Мөслимнең “Ләйсән” балалар бакчасы коллективы “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантына ия булды. Мөслимнең “Күбәләк” балалар бакчасы “ТР территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен саклап калуга юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына һәм гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм” грантына лаек дип табылды. Шушы балалар бакчасы тәрбиячесе Е. Ускова “Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим” республикакүләм һөнәр конкурсында җиңү яулады. “Яшь мастер” регионара чемпионатының “Пешекче эше” компетенциясендә Мөслимдәге “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче А. Закирова икенче урынга чыкты.

Мөслим лицее Алдынгылар хәрәкәтенең “Алга! Киттек!” форумында махсус призга һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.

Яшь уйлап табучыларның “XXI гасыр кулибиннары” республика бәйгесендә Тат.Бүләр мәктәбе укучылары җиңүгә иреште.

“Экоквест” һәм “Иң яхшы юннатлар” республика бәйгеләрендә Мөслим гимназиясенең Л. Бариева җитәкчелегендәге “Экодоблесть” командасы икенче урыннарны яулады. “Чиста булачак” республика экология хәрәкәтенең быелгы сезонын йомгаклау чарасында әлеге команда иң яхшы өчлеккә керде.

Мөслим урта мәктәбенең  “Асылташ” балалар театры “Театрның яше юк” республика фестивалендә “Иң яхшы ансамбль” номинациясендә җиңүгә иреште. Шул ук мәктәпнең “Тукай бизәкләре” бию ансамбле “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестиваль-бәйгесендә беренче урынны яулады.

Республикабыз хөкүмәте укытучылар эшчәнлегенә төрле грантлар белән дә ярдәм итә. Шундый грантларга Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Чулпан Ситдыйкова, Ләйсән Сафина, инглиз теле укытучысы Лилия Нуриева ия булды.

Фото – Мөслим лицееннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев