Мөслимгә Рәсим Баксиков килде
Мәгариф

Мөслимгә Рәсим Баксиков килде

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков берничә объектта булды

Рәсим Баксиков район мәдәният йортында мәктәп укучылары белән очрашты. Ул балалар белән батырлык, ватанпәрвәрлек һәм җаваплылык турында сөйләште, белем алуның әһәмиятен ассызыклады, укытучыларын, әти-әниләрен хөрмәт итәргә чакырды. Кунак “Агромастер” җитештерү компаниясе коллективы белән дә очрашты. Предприятиенең җитештерү цехларын карады, сәнәгатьне үстерү һәм тотрыклы итү өчен кулланылучы технологияләр белән танышты.

Фото – Мөслим лицееннан һәм Альберт Хуҗинның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсеннән. 

Римма Афзалова видеосы.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев