Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Ләбиб Леронның «Аңгыра Сарык җүләре» пьесасы сәхнәләштерелде

Яшь артисларның сәхнәдә үзләрен тотышы, рольгә кереп уйный белүләре югары дәрәҗәдә булды

 

Кичә, Мөслим гимназиясенең 3нче "Б" сыйныфы укучылары якташ язучыбыз Ләбиб Леронның "Аңгыра Сарык җүләре" пьесасын сәхнәләштереп, башлангыч сыйныф укучыларына тәкьдим иттеләр. Яшь артисларның сәхнәдә үзләрен тотышы, рольгә кереп уйный белүләре югары дәрәҗәдә булды. Күренеп тора, һәр бала үзе теләп, кызыксынып, "минем нинди оста икәнемне күрсеннәр әле" дип тырышып уйный. Тамашачыларның канәгать утыруларын күреп горурланалар. Әлбәттә, бу театрны сәхнәгә кую өчен, укытучы Ләйсән Әхмәтгаяновнаның бик күп көче
кергән. Театр өчен декорация, киемнәр бик матур итеп әзерләнгән. Музыкаль бизәлеш тә урынлы кулланылган.

«Бу театрны сәхнәгә кую өчен купләр кадерле вакытларын сарыф иткәннәрдер: кемнәрнең өлеше кергән, бик зур рәхмәт; һәммәгезгә иҗади уңышлар теләп калабыз.

Мондый чаралар укучыларны тәрбияләүдә дә зур роль уйный. Укучылар җәмәгать урыннарында үзләрен тәртипле тотарга, тыңларга өйрәнәләр. Уку белән тәрбияви моментлар бергә алып барылганда гына уңышка ирешеп була», – дип хәбәр итәләр Мөслим гимназиясеннән. 

Фото – Мөслим гимназиясе архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев