Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күңелле дә, моңсу да... (+фоторепортаж)

Район үзәгендәге мәктәпләрдә узган бәйрәмдә район башлыгы Альберт Хуҗин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина, имам-мөхтәсиб Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин катнашты. Кунаклар уку- чыларга тәбрикләүләрен җиткерде.

Мөслим лицееның 11 сыйныф укучылары бәйрәм үтәсе мәйданга кызыл келәмнән үтте.
Беренче сыйныф укучыларыннан бүләкләр кабул итте, үзләре белән таныштырды, флешмоб күрсәтте. – Кая гына барсагыз да, үзегезнең Мөслимнән булуыгызны онытмагыз. “Ул – мөслимле!” – дип горурланып әйтерлек булсын! Тормыш катлаулы, әмма гаилә, мәктәп биргән тәрбия белән сез сынауларны җиңел үтәрсез, дип ышанам, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә бәйрәм “Туган тел” биюе белән башланды. Чара мәктәп укучылары башкаруындагы концерт номерлары белән үрелеп барды. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе сәнгатькә гашыйк, төрле яклап сәләтле укучыларга бай. Шуны ассызыклап, мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина шагыйрь
Мөҗәһит Әхмәтҗановның “Кеше булып калыгыз” шигыре аша балаларга һәрвакыт кешелекле, мәрхәмәтле булырга киңәш итте

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 26 май санында

Рәмилә Сәләмова

Рәмилә Сәләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев