«Күбәләк» балалар бакчасы 500 мең сумлык грантка лаек булды
Әлеге грантта республиканың 37 балалар бакчалары катнашты
2026 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" гранты игълан иткән иде. Әлеге грантта республиканың 37 балалар бакчалары катнашты.
Мөслимнең "Күбәләк" балалар бакчасы, беренче унлыкка кереп, 500 мең сумлык грантка лаек булды. 2025 нче елның ноябрь аенда, әлеге грантта катнашып, "Карлыгач" балалар бакчасы да 500 мең сумлык грант алган иде.
Балалар бакчаларын зур җиңүләре белән тәбриклибез! Уңышларыгыз дәвамлы булсын!
Фотолар - район мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев