Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Мәгариф

«Кояшкай» бакчасы — мәдәни мирасны саклауда яңа буынны тәрбияләү

«Акыл уеннары» проекты кысаларында «Бала-Сити» коллективы балаларга мавыктыргыч формада тел өйрәнергә, логика һәм иҗади фикерләүне үстерергә ярдәм итүче 10 оригиналь уен эшләде

 

Мөслимнең "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче Сәидә Кадыйрова һәм Рәзилә Муллагалиева халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре "Бала-Сити" базасында оештырылган "Акыл уеннары" ярышларында катнаштылар. Чемпионат "Кара-Кара", "Бу нәрсә?", "Түбәтәй", "Мин төзүче", "Мин булдырам" кебек номинацияләрдә узды.

"Акыл уеннары" проекты кысаларында "Бала-Сити" коллективы балаларга мавыктыргыч формада тел өйрәнергә, логика һәм иҗади фикерләүне үстерергә ярдәм итүче 10 оригиналь уен эшләде.
Әлеге чемпионат - ярыш кына түгел, ә мәдәни мирасны саклауда һәм туган телен яхшы белүче һәм тамырларын кадерләүче яңа буын тәрбияләүдә мөһим адым да.

Фотолар - район мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев