Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Китапханә базасында семинар оештырылды

Мәктәптә һәм балалар бакчаларында эшләүче педагог-психологлар һәм социаль педагоглар өчен китапханә базасында семинар үткәрелде.

- Мөслимнең үзәкләштерелгән китапханәсе базасында педагог-психологлар һәм социаль педагоглар өчен "Социаль педагогик тест нәтиҗәләрен профилактика юнәлешләренең берсе буларак куллану» темасына киңәшмә уздырылды. Семинар гаиләнең һәм мәктәпнең тәрбия өлкәсендәге уңышларын интеграцияләү, ата-ана җәмәгатьчелеген балаларны һәм яшүсмерләрне тәрбия эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән укучыларның шәхесен гармонияле үстерү шартларын булдыру максатыннан үткәрелде. Семинардан соң китапханә хезмәткәрләре  "Үз уеным" дип аталган интерактив уен оештырдылар. Педагоглар уенда актив катнаштылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар, - дип язалар мәгариф идарәсеннән.

Фотолар - мәгариф идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев