Кичә Салауз-Мухан мәктәбендә “Сәхнә күрке - артист» дип исемләнгән чара узды
Мәгариф

Кичә Салауз-Мухан мәктәбендә “Сәхнә күрке - артист» дип исемләнгән чара узды

Яшь артистлар - Салауз-Мухан авылы кызы Миләүшә Шәяхмәтова һәм Метрәй авылы егете Илмир Кашапов булды

Район мәгариф идарәсенең “Тел күрке – сүз” муниципаль проекты кысаларында кичә Салауз-Мухан мәктәбендә “Сәхнә күрке - артист" дип исемләнгән чара узды.

"Чараның төп кунаклары Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары - Татарстанның халык артисткасы Рәзилә Муллина, театрның әдәби бүлек мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурсибә Адиева, яшь артистлар - Салауз-Мухан авылы кызы Миләүшә Шәяхмәтова һәм Метрәй авылы егете Илмир Кашапов булды. Җанлы сөйләм, ихлас аралашуга корылган очрашуда район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты", - диелә район мәгариф идарәсеннән алынган хәбәрдә.

Фотолар - район мәгариф идарәсеннән.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев