Кичә Мөслим политехник техникумының актлар залында 9-11 сыйныф укучылары һәм студентлар өчен ачык ишекләр көне узды
Чарада Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре һәм “Август-Мөслим” агрофирмасы җитәкчелеге катнашты
Алар катнашучы яшьләргә университетта укуның өстенлекләре, уку йортында укучылар өчен булдырылган мөмкинлекләр хакында сөйләделәр, “Август-Агро” компаниясе белән хезмәттәшлек турындагы өстенлекләр белән таныштырдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рамил Мөхсинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев тә чарада катнашучыларга үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина укучыларны булачак һөнәрләренә инде бүгеннән үк әзерләнергә, яхшы укырга, дөрес һөнәр сайларга чакырды.
Фәридә Гайнетдинова репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев