Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

«Карлыгач» балалар бакчасында гаилә уены узды

Әлеге чара иминлек мәсьәләсенә багышланган иде

Балалар бакчаларында бу уңайдан шактый күп чаралар үткәрелеп тора. Район үзәгендәге “Карлыгач” балалар бакчасында оештырылган “Минем гаиләм юл хәрәкәте кагыйдәләре белән дус” гаилә уены да иминлек мәсьәләсенә багышланган иде.

– Әти-әниләрнең дә иминлек мәсьәләсенә җаваплы каравын күреп сөенәбез. Бу бердәмлек, балаларның иминлекләренә, аларның язмышларына җитараф булмавы конкурсларда, бәйгеләрдә аермачык күзгә ташлана. Әлеге конкурста да өлкәннәр белән бергә балалар“Дуслар” һәм “Светофор” командаларына бүленеп, “Зиг-заг машиналары”, “Дөрес җавап”, “Шофер һәм пассажир”, “Юл билгесен җый”, “Светофор”, “Сүз төзе”, “Дөрес юл билгесен буя”, “Әйе яки юк” этапларында үзләренең белемнәрен сынады. Мавыктыргыч уенда катнашып, балалар юл кагыйдәләрен генә кабатлап калмады, юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләре буенча белемнәрен дә ныгыттылар, – дип хәбәр иттте “Юл иминлеге” ДБУнең Мөслим һәм Сарман районнары буенча бүлек җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Алсу Ситдыйкова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев