Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Югары уку йортына кабул итү кампаниясе башланды: өстәмә балл һәм бюджет урыннары күпме?

Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе тулы куәткә бара

Татарстанда 60 процентка якын бюджет урыны өч югары уку йортына бирелде. Шунысы куанычлы: вузлар абитуриентларның шәхси казанышлары өчен өстәмә баллар өсти ала. «Татар-информ» быелгы яңалыклар белән таныштыра.

«Документларны биш югары уку йортына биш белгечлеккә тапшырып була»: нинди үзгәрешләр кертелгән?

Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә старт алды. Быел абитуриентларны кабул итү тәртибендә кайбер үзгәрешләр кертелде, алар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Яңа боерыгында бар. Ул 2029 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак, дип сөйләде ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Быел кабул итү тәртибендә яңалыклар түбәндәгечә:

  • Бюджетка керү өчен аттестатның төп нөсхәсен түгел, ә бер вузга керү турындагы ризалык документын тапшырырга кирәк.
  • Документларны биш югары уку йортына биш белгечлеккә тапшырырга мөмкин.
  • Кабул итү кампаниясенә кадәр югары уку йорты тарафыннан билгеләнгән түләүле уку урыннары саны арта алмый.
  • Максатчан квота буенча килүчеләр заказчы компаниянең һөнәри юнәлеш бирү чараларында катнашу өчен өстәмә рәвештә 5 балл алырга мөмкин. Аларны гомуми индивидуаль казанышлар өчен баллар белән кушалар. Ягъни «абитуриент-целевик» өстәмә рәвештә 15 балл ала алачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yugary-uku-iortyna-kabul-itu-kampaniyase-baslandy-ostama-ball-ham-byudzet-urynnary-kupme-5907075

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев