Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Иртәнге зарядка көч бирә

Мәктәптә укулар башланды. Һәр өйдә диярлек хәзер машина бар. Берәү генә дә түгел. Әти-әни, эшкә киткәнче, балаларның кайсын мәктәпкә, кайсын балалар бакчасына машинада илтә, үзе дә эшкә машинада йөри. Уңайлы һәм тиз – сүз дә юк. Әмма мондый тормыш рәвешенең тискәре яклары да күп. Аз хәрәкәтләнү – гиподинамия күренеше һәр өлкәгә үтеп керде. Моның белән мәктәпләрдә ничек көрәшәләр?

Балаларның хәрәкәт активлыгын аз булса да арттыру, сәламәтлегенә уңай йогынты ясау максатында Мөслим районының барлык мәктәпләрендә иртән физзарядка ясыйлар. Өстән явып тормаганда, бу эш саф һавада оештырыла. Моның өчен укучылар мәктәпкә 15-20 минутка иртәрәк килә. 

– Укучыларның иртәнге уяну процессын тизләтүдә, гомумән, сәламәтлекне ныгытуда иртәнге зарядка зур роль уйный. Саф һавада организмын киеренке уку процессына әзерләгән укучыларның көне буена кәефләре күтәренке була, көчләре арта. Бу күнегүләр бөтен балалар да ясый алырлык, аларны без физкультура дәресендә мускулларны “җылыту” өчен кулланабыз, – ди Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең физкультура укытучысы Эльмир Айгилдин.

Иртән организмны эшкә уяту бөтен кешегә дә кирәк. Биология укытучысы Илмира Сәфәргалина фикеренчә, иртәнге зарядка кан әйләнешен яхшырта, баш миенә кан яхшырак килә башлый, балаларның акыл эшчәнлегенә уңай йогынты ясап, аларның игътибарлылыгын арттыра. Бу исә укучылар дәресләрдә активрак катнаша, аларның белем алулары яхшыра, дигән сүз.

Яңгырлы, буранлы көннәрдә укучылар иртәнге зарядканы мәктәп коридорында ясый. Бу вакытта бинада һава бик яхшылап җилләтелә. Заманча музыка астында оештырылган мондый активлык балаларның үзләренә дә ошый.

– Иртәнге зарядка безгә бик ошый. Ул безнең башыбызны шәбрәк эшләтә, уянмаганнарны йокыларыннан уята. Зарядканы саф һавада эшләү бик рәхәт, башлар ачылып китә, – ди 8 сыйныфта белем алучы Ислам Нуруллин.

Иртән физзарядка ясау Мөслим районында “Сәламәтлек бишьеллыгы” проекты кысаларында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина башлангычы белән тормышка ашырыла.

– Хәрәкәт – организм өчен иң кирәкле әйберләрнең берсе. Тормышыбыз көннән-көн яхшыра, шуның белән бергә балалар көн дәвамында парта артында утырырга мәҗбүр, кайткач, телефонда, компьютер артында вакыт үткәрә. Иртән күмәкләп зарядка ясау хәрәкәт активлыгын арттырырга ярдәм итәр дип ышанабыз. Укучыларыбыз мәктәпкә җәяү килеп, җәяү кайта да башласалар, максатыбызга тагын да тизрәк ирешә алыр идек, – ди ул.

Иртән зарядка ясаган кеше йокы килүдән тизрәк котыла, эшкә дәрт уяна, йөрәк-кан тамырлары системасы ныгый, буыннардагы авыртулар кими, умыртка сөягенең утырган урыннары языла. Ә иң мөһиме – кәеф күтәрелә! Моңа җәяү йөрүне дә өстәсәк, барыбыз да сәламәтрәк булыр идек. Юкка гына хәрәкәттә – бәрәкәт димәгән бит борынгылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев