«Җиңү мае» мемориаль линейкасы: бабалар батырлыгы – яшь буыннар хәтерендә!
«Җиңү мае» айлыгы кысаларында бүген мемориаль комплекста Мөслим урта мәктәбе һәм Мөслим лицее укучылары өчен гомуммәктәп линейкалары узды
Аны мәгариф идарәсе җиткәчесе Лилия Хәбибуллина үткәрде. Ул укучыларга бабаларыбыз батырлыгын саклаган урынның, мәңгелек утның хәтер һәм яңа буыннарның хөрмәт символы булуын тагын бер тапкыр искәртте, биредә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде.
Чара үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре һәм илебез тарихына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Укучылар Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар һәм аларга рәхмәтләрен һәм хөрмәтләрен белдерделәр.
Мондый чаралар тарихи хәтерне саклауда һәм аны киләчәк буыннарга тапшыруда мөһим роль уйный. Алар яшьләргә үз илләренең тарихын яхшырак аңларга һәм җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкның мөһимлеген аңларга ярдәм итә.
Гөлназ Җәлилова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев