Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иң кирәкле әсбап

Яңартылган стандартлар һәм федераль программалар нигезендә укыту өчен дәреслекләр җитә.

Закон нигезендә укучылар мәктәптә дәреслекләр белән бушлай тәэмин ителә. Бу әти-әниләргә һәм укытучыларга уку процессын алып барырга уңайлыклар тудыра. Мәктәп программалары үзгәреп торса да, дәреслекләр үз вакытында бастырып чыгарыла һәм таратыла.

2009-2010 уку елында Россия мәктәпләренә федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) кертелде. Бу – гомуми белем бирү оешмалары тарафыннан мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиешле таләпләр җыелмасы. Федераль стандарт укыту программаларының төзелешенә, аларны үзләштерү нәтиҗәләренә, уку-укыту шартларына таләпләрне билгели. Моңа бәйле рәвештә, белем бирүне әлеге таләпләргә һәм укучыларның, укытучыларның рухи ихтыяҗларына җавап бирерлек итеп үзгәртү, яңарту зарурилыгы барлыкка килә. Кыскасы, замана баласы заманча дәреслекләр, уку әсбаплары нигезендә белем алырга тиеш.

– 2023нче елның 1 сентябреннән яңартылган стандартлар һәм федераль төп гомуми белем бирү программалары (ФООП) үз көченә керде. Заманча таләпләрне исәпкә алып, башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең федераль стандартлары укучыларга сыйфатлы белем бирү, тормышка һәм хезмәткә әзерләү бурычларын куя. Яңартылган стандартлар белән бергә яңа эш программалары да барлыкка килде, алар педагогларга белем бирү процессын нәтиҗәле итәргә ярдәм итәчәк, – ди мәгариф идарәсе методисты Лилия Баева.

Яңартылган стандартлар нигезендә Россиянең барлык мәктәпләрендә дә укучылар бердәм программа нигезендә белем алачак. Бу яңалыкның уңай ягы: укучы, бер мәктәптән икенчесенә күчкән очракта, шул ук дәреслекләр белән укуын дәвам итәчәк.

Наилә Сәлахова

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

 Гөлшан Мәүлиева фотосы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев