Имтиханга әзерләнәләр
Балалар гына түгел, әти-әниләр дә имтихан тапшырды
Әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханы форматында математикадан имтихан тотты. Сынауны 50дән артык райондашыбыз тапшырды. Алар арасында чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре һәм җәмәгать эшлеклеләре бар иде. Дүрт аудиториядә узган сынауда өлкәннәр тест формасындагы биремнәрне үтәде.
– Соңгы өч елда районыбызда мондый акцияләр даими үткәрелә. Акция, гадәттәгечә, имтихан бирү пункты булган Мөслим лицеенда узды. Әти-әниләрнең балалары белән бергә имтихан тапшыруы – мөһим процедура. Шул рәвешле ата-аналар, әлеге сынауның үзенчәлекләрен аңлап, үз кичерешләре аша баланың хәлен аңлый һәм ярдәм итә ала. Балалар өчен бу имтиханнарга әзерлек, тренировка, репетиция булып тора. Укучы имтихан тапшырыласы аудиториягә өйрәнә, процессны күзаллый, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина. – 2 апрель көнне Мөслим лицеенда 11 сыйныфлар өчен федераль апробация һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен Ачык ишекләр көне үткәрелде. 3 апрельдә 9 сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен Ачык ишекләр көне узды. Имтиханнар алдыннан ел саен оештырылучы бу чараның мөһимлеген һәр әти-әни аңласын иде.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2026 ел 3 апрель санында укыгыз.
Фото – Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев