Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Июнь – чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы һәм дулкынландыргыч чор

Тиздән 11нчеләр кулларына өлгергәнлек турында документ алачак

Башка еллардан аермалы буларак, чыгарылыш сыйныф укучыларына аерым үрнәктәге аттестат белән бергә ике төрле дәрәҗәдәге “Укудагы уңышлары өчен” медале биреләчәк. Беренче дәрәҗәдәге (“алтын”) медаль барлык уку предметларыннан “бик яхшы” билгеләренә генә өлгергән укучыларга рус теленнән һәм тагын бер имтиханнан 70 баллдан да ким булмаган нәтиҗә өчен бирелә. Икенче дәрәҗәдәге (“көмеш”) медальгә ия булу өчен чыгарылыш сыйныф укучысының билгеләре “бик яхшы” булып, “яхшы” дип бәяләнгән йомгаклау билгесе икедән артмаска, рус теленнән һәм тапшырылган башка имтиханнан нәтиҗә 60 баллдан да ким булмаска тиеш.

Имтихан нәтиҗәләреннән канәгать булмаган укучылар 4-5 июль көннәрендә әлеге предметлардан бердәм дәүләт имтиханын кабат биреп карый алачак. Бу очракта беренче имтихан нәтиҗәсе юкка чыгарыла. Сынауны тапшырып карарга бүгенге көнгә дүрт укучы гариза керткән.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев