Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Яшьләр үсешенең терәк ноктасы

Заманча белем һәм технологияләр үзәгендә балаларның сәләтен үстерәләр

Россия Президенты тарафыннан Россия Федерациясе хөкүмәте алдына 2030 елга балаларның, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең сәләтләрен үстерү, иртә һөнәри юнәлеш сайлау мөмкинлеге бирә торган чаралар системасы белән тәэмин итү бурычы куелган. Әлеге бурычны хәл итүдә “Яшьләр һәм балалар” милли проекты ярдәм итә. Проектны тормышка ашыруда районыбызның мәгариф учреждениеләре актив эш формаларын куллана. “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге – шундыйларның берсе.

“Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге эшчәнлеге Мөслимдә генә түгел, республикада билгеле. Мәктәп яшендәге балаларга заманча белем һәм күнекмәләр бирүче өстәмә белем бирү учреждениесе – балаларның дәрестән тыш вакытын үткәрергә яраткан, үзенә магнит кебек тартып торучы урын да. Быелгы уку елында биредә 8 төрле программа тормышка ашырыла. Әлеге юнәлешләр буенча 8 хезмәткәр эшли. Ата-аналарның гаризалары нигезендә 259 бала заманча эшләүче берләшмәләргә йөри, белем һәм күнекмәләрен арттыра, бәйгеләрдә көчен сыный.

“Күбәләк” балалар бакчасында “LegoKids” (Лего кидс) түгәрәге эшли. Балалар лего ярдәмендә төзү күнекмәләре алалар, шул рәвешле мәктәптә математик белем алуга әзерләнәләр. Конструкцияләр җыярга, программалаштырырга, пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итәргә “Робот техникасы” түгәрәгендә өйрәтәләр. “Шашка” һәм “Шахмат” түгәрәкләре балаларның уйлау сәләтен яхшырта. “Сәнәгать дизайны”на йөрүчеләр 3 үлчәмле принтерда һәм лазерлы станокта эшләү күнекмәләре алалар. “График дизайн” түгәрәгендә балалар заманча график редакторларда иҗат итә. Төрле коммуникатив активлык чаралары ярдәмендә “ТехноEnglish” (Техноэнглиш) һәм “Focus” (Фокус) түгәрәкләрендә ике мөгаллим инглиз теленә өйрәтә. Чит телне балалар уйный-уйный үзләштерә.

Әле март аенда гына Мөслим лицеенда башлангыч сыйныф укучылары өчен кызыклы яңалык булды: мәктәптә нард уены түгәрәге эшли башлады. Борынгы акыл уены булган нард балаларның логикасын үстерү, фикерләү тизлеген арттыру һәм буш вакытларын файдалы үткәрү өчен бик кулай. Әлеге уенның осталык серләренә мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәре Андрей Митрофанов өйрәтә. Тәҗрибәле белгеч җитәкчелегендә балалар нард уенының кагыйдәләрен генә түгел, ә җиңүгә илтүче төп алымнарны да үзләштерә. Укучылар яңа уенга зур кызыксыну белән өйрәнә башлады.

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә хезмәт куючы педагоглар яңалыкка омтылып эшли. Аларның республикакүләм бәйгеләр оештыру тәҗрибәсе бар. Быелгы уку елында да алар югары дәрәҗәдәге биш бәйге уздырды.

График дизайн буенча республикакүләм “Креатив” график рәсем ясау конкурсы ел саен мөслимлеләргә уңышлар китерә. Укучылар растрлы һәм векторлы дизайн буенча көч сынаша. Быел әлеге бәйгедә Менделеевск, Нурлат районнарыннан да укучылар катнашты. Мөслимлеләр бу конкурста өч – беренче, өч – икенче, өч өченче урынны яулады.

Җир өсте пилотсыз системалар белән идарә итү һәм инжиниринг шулай ук балалар өчен бик кызыклы юнәлеш булып санала. Әле узган ел гына ясалган каршылыклы трассада укучылар күнекмәләрен ныгыта, республикакүләм ярышларга әзерләнә. Быел әлеге трассада офыклылар икенче тапкыр республикакүләм “ДронФест” ярышы үткәрделәр. Анда Татарстанның 6 шәһәр һәм авылыннан килгән 22 укучы көч сынашты. Ярыш ике яшь категориясендә узды. Киеренке көрәш “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче балаларга уңышлар китерде. Алар “Трассаны узу” номинациясенең 7-12 яшь категориясендә – икенче, 13-17 яшьлекләр арасында өченче урынны яулады. Гомуми зачётта Мөслим мәктәптән тыш эшләр үзәге икенче урынга чыкты.

28 февральдә биредә өченче ел рәттән робот техникасы буенча республикакүләм “РобоРалли” ярышы узды. Анда Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевск, Азнакай, Бөгелмә шәһәрләреннән, Чирмешәннән, Мөслимнән килгән 43 укучы көчен сынады. Ярыш шартлары буенча һәр команда үз роботларын төзеп килде. “VEX” (викс) һәм “LEGO” (лего) номинацияләрендә мөслимлеләр икенче урыннарны яулады. Апрель аена республикакүләм “Робо-квест” уеннары планлаштырылган.

Мартта мәктәптән тыш эшләр үзәге дүртенче тапкыр башлангыч техник модельләштерү буенча республикакүләм “3D Home” (3Д хоум) конкурсы уздырды. Бәйгедә республика белем бирү оешмаларыннан 53 укучы катнашты. “Шәхси йорт” номинациясенең 4-6 яшьлекләр төркемендә – беренче, “Фатир” номинациясенең 7-12 яшьлекләр төркемендә – өченче урын, шушы ук номинациянең 13-17 яшьлекләр төркемендә барлык урыннар да мөслимлеләрдә булды.

Фото – Мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев