Яшерен талантлар ачыла
Мәгариф

Яшерен талантлар ачыла

Гөлназ Җәлилова видеосында

15 июньнән Мөслим гимназиясендә һәм Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә "Видимо-невидимо" исемле проект вәкилләре эшли. Казан, Екатеринбург шәһәрләреннән килгән иҗатчылар укучылар белән яңа театраль эскизлар эшлиләр. Бүген Мөслимдә әлеге проект буенча дөньяга туган ике премьера була: Мөслим урта мәктәбе укучылары кинотеатрда "ЧитКод"ны куйса, гимназиялеләр "Ерак Мөслим" не күрсәтәчәк. 26-28 июнь көннәрендә проектта катнашучы балаларны Казан шәһәрендә кызыклы программа көтә. Тулырак - Гөлназ Җәлилова видеосында.

Фото – Мөслим урта мәктәбеннән. 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев