Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яшь экологлар

Биектау районының “Байтик” сәламәтләндерү лагеренда республиканың яшь натуралистлары слеты узды. Анда Мөслим укучылары да катнашты

Слетта үткән “Иң яхшы юннатлар отряды” бәйгесендә Мөслим гимназиясенең “Экокалейдоскоп” экологик берләшмәсенең “Экодоблесть” отряды үз эшен тәкъдим итте.  Нәтиҗәдә Мөслим отряды финалга чыккан 28 команда арасында икенче урынны яулады. Отряд җиңүче дипломына һәм кыйммәтле призга лаек булды. “Иң яхшы фәнни-тикшеренү эше” номинациясендә Сөмбел Галиева лауреат дипломына лаек булды. Укучыларның җитәкчеләре – гимназиянең биология укытучысы Ләйсән Бариева Татарстан Республикасында яшь натуралистлар хәрәкәтен үстерү буенча күпьеллык хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Берләшмәдә бүгенге көндә 16 бала теркәлгән. “Экодоблесть” отрядында 8 укучы шөгыльләнә. Алар төрле сыйныф укучылары белән бергә акцияләр, чаралар оештыралар, бу эшкә өлкәннәрне дә җәлеп итәләр

 Фото - Мөслим гимназиясе архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев