Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ярты гасыр – чик түгел

Метрәй авылында мәктәп төзелүгә 50 ел тулды.

Күзләрне яшьләндерүче, күңелләргә моңсулык иңдерүче бәйрәм булды Метрәйдә. Нәкъ 50 ел элек бүген дә авылның күрке, яме, өмете булып утыручы ике катлы мәктәп бинасы ачылган. 4 июнь көнне авыл халкы мәктәпнең ярты гасырлык тарихын барлады.

Һәр кешенең язмышы кабатланмас булган кебек, мәктәпләр тарихы да уникаль. Метрәй мәктәбе тарихының чыбык очлары 1894 елларга ук барып тоташа. Шәрифулла мулла ачкан мәдрәсәдә дини гыйлем белән бергә дөньяви белем дә бирелгән. 1922 елда аерым кешеләрнең өйләрендә дүрт класс белем алырга мөмкин була. 1927 елдан балалар өч бүлмәле мәктәптә белем алалар. 1936 елда авылда җидееллык мәктәп төзелә. 1962 елда мәктәп сигезьеллыкка әверелә. 

Удар төзелеш елы.Белем бирүдә иң зур кыенлык – юньле-рәтле биналары булмау укучыларның да, укытучыларның да үзәгенә үтә. Чөнки заманча белем бирү өчен шул чорга туры килерлек итеп җиһазланган укыту кабинетлары таләп ителә. 

1971 елда, ниһаять, авыл халкының күптәнге хыялы тормышка аша: Калинин исемендәге колхозның гомуми җыелышы карары нигезендә колхоз исәбенә 192 урынга исәпләнгән мәктәп бинасы төзелә башлый. Төзелеш белән колхоз рәисе Яхъя Абдуллин, мәктәп директоры Мирзанур Галимов җитәкчелек итә. Мәктәп төзелешенә 153 мең сум акча тотыла. Колхозның балаларга зур бүләге була бу. Мәктәп төзелешендә укытучылар коллективы да, укучылар да армый-талмый хезмәт куя. 1972-73 уку елының 7 һәм 8 сыйныф укучылары иске бинаны сүтү, яңа бинага таш ташу, бүлмәләрне чистарту, тәрәзәләрне юуу эшләрендә бердәм хезмәт куя. Имтиханнарга әзерлек, консультацияләр чоры була бу. Аларның кайберләре: “Әле дә имтиханнарны бирә алдык инде”, – дип шаярта. 

1973 елны ишекләрен ачкан мәктәптә 1974-75 уку елында ук кабинет системасы белән укыту кертелә. Бик яхшы җиһазланган химия, биология, физика, рус әдәбияты, башлангыч хәрби әзерлек кабинетлары, спортзал булдырыла. 1977 елда сигезьеллык мәктәп урта белем бирү мәктәбенә әйләнә. Укытучылар өчен авылда дүрт фатир төзелә, мәктәпнең “ГАЗ-54” машинасы, “ЮМЗ-70” тракторы, үз аты була. 1978-79 уку елыннан башлап, 9 сыйныфка Салауз-Мухан мәктәбеннән дә укучылар килә. 1979 елда Метрәй мәктәбенең 10 сыйныфын ике класс булып 42 укучы тәмамлый!

1987-88 уку елында мәктәпкә 6 яшьлек балалар кабул ителә башлый, башлангыч сыйныф дүрт еллык укуга күчерелә. Уку, йокы, уен бүлмәләре булдырыла, мәктәп 6 яшьлекләр белән эшләүчеләр арасында алдынгылар рәтендә бара. 1990-91 уку елыннан мәктәптә унберьеллык белем бирелә башлый. Ни кызганыч, илкүләм үзгәрешләр тәэсирендә, балалар саны җитәрлек булса да, 2006 елдан мәктәп тугызъеллык укыту системасына күчерелә.

2017 елның гыйнвар аеннан капиталь ремонт эшләре башкарыла: укыту кабинетлары, балалар бакчалары өчен бүлмәләр ясала. Шушы елдан башлап, белем бирү учагы мәктәпкәчә балалар төркемнәре булган башлангыч мәктәп – данлыклы Метрәй мәктәбенең дәвамчысы буларак эшли.
Метрәй мәктәбе ярты гасыр дәвамында 716 баланы зур тормыш юлына озаткан. 7 укучы мәктәпне көмеш медальгә тамамлаган. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә 106 мөгаллим хезмәт куйган. Мәктәпне тәмамлаган 91 кеше укытучы-тәрбияче һөнәрен үзләштергән.

Мәктәп данын еракларга таныткан, илгә фидакарь фән ияләре, сәнгать кешеләре биргән, хезмәтне, спортны, тормышны сөюче берничә буын тәрбияләгән мәктәп бинасында узган бәйрәмгә 70ләп кунак килде. Чарада мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар – бүгенге көндә республикабызның шәһәр-авылларында хезмәт куючы җитәкчеләр, рәссамнар, укытучылар, медицина хезмәткәрләре һ.б. һөнәр ияләре, аларга белем биргән укытучы-тәрбиячеләр катнашты. Кунакларны Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең “Тукай бизәкләре” бию ансамбле каршы алды, Метрәй балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сәламләде. Башлангыч сыйныф укучылары шигырьләр, җырлар, кыңгырау чыңы белән хатирәләрне уятты. 33 ел буе мәктәп коллективын җитәкләгән Татарстанның атказанган укытучысы Мирзанур Галимовның бина төзү тарихын сөйләвен зал тын калып тыңлады. 

Н. Шәрифуллин, М. Галимов, Р. Сәфәргалин, Н. Шәймиев.
Мәктәп төзелешенә үзләреннән зур өлеш керткән Нәкыйф Шәймиев, Расыйм Сәфәргалин, Рәдит Хәйбрахманов, Нурфаел Шәрифуллинның урыны Мирзанур ага янәшәсендә – сәхнә түрендә булды бу көнне. Төрле елларда фидакарь хезмәтләре белән Метрәй мәктәбенә дан китергән укытучылар зурланды: рәхмәт сүзләре алар адресына юлланды, кадерле истәлекләр алар эшчәнлеге белән бәйле булды. 42 ел педагогик эш стажы булган, озак еллар үзе дә мәктәпне җитәкләгән халык мәгарифе отличнигы Гадәния Вәлиева-Гаусиева кечкенә чагында укытучы хезмәтенең кыйммәтен аңлап бетермәвен, бу акылның еллар үткәч кенә килүен ассызыклады. Бу фикерне чыгыш ясаган һәркем хуплады. Остазлар истәлекләр белән уртаклашты, мәктәпнең элекке укучылары балачак иленә, яшьлек елларына кайтып, хатирәләр белән бүлеште. Оештыручылар фойеда тирән эчтәлекле күргәзмә әзерләгән иде. Бәйрәмгә килүчеләр заманча укыту кабинетларын, музейны да зур кызыксыну белән карады. Чара җыр-биюләр белән үрелеп барды. 

Хатирәләр табын артында кабат яңарды. Сөйләшеп сүзләр бетмәде. Мәктәп еллары – самими балачак, сынаулы үсмер чак, чын хис-кичерешләр белән һәркемнең күңелендә уелып калган чор, кадерле вакытлар. Әмма чарада катнашучылар мәктәпнең киләчәге өчен дә борчылды. Җылы хисләргә йөрәк әрнүләре дә кушылган кичә булды бу. “Яшә, мәктәп, яшә, авыл!” – дип тибә бүген метрәйлеләрнең йөрәге. 
 

Метрәй мәктәбе 716 баланы зур тормыш юлына озаткан. 7 укучы мәктәпне көмеш медальгә тамамлаган. Балаларга белем бирүдә 106 мөгаллим хезмәт куйган. Мәктәпне тәмамлаган 91 кеше укытучы-тәрбияче һөнәрен үзләштергән.

Фотолар Метрәй мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев