Мөслимлеләр лауреат булды
Мәгариф

Мөслимлеләр лауреат булды

Лауреат исемен алган укучылар Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә

Яр Чаллы шәһәрендә «Sforzando» (Сфорзандо) фонды оештырган «Путешествие к Щелкунчику» III Бөтенроссия инструменталь, вокал, театр һәм хореография сәнгате конкурс-фестивале узды. Фортепиано бүлеге укучылары Әмирә Хәйдәрова, Ралина Шәрипова өченче дәрәҗә лауреат булдылар. Һөнәри осталыгы өчен укытучы Филүзә Шәрипова диплом белән бүләкләнде.

Фотолар – Мөслим сәнгать мәктәбе архивыннан. 


Нет комментариев