Гөлшат Мөхәммәтҗанова — Бөтенроссия ата-аналарны агарту өлкәсендәге иң яхшы практикалар конкурсының җиңүчесе булды!
Әлеге чара “Сәләтле ата-аналар мәктәбе” исемле X Бөтенроссия конференциясенең төп өлеше булып тора
Мөслим гимназиясе укытучысы Гөлшат Мөхәммәтҗанова — Бөтенроссия ата-аналарны агарту өлкәсендәге иң яхшы практикалар конкурсының җиңүчесе булды!
Гөлшат Ильясовна "Ата-аналарны агартуның иң яхшы үзәге (программасы)" номинациясендә җиңеп чыкты һәм 2025 елның 21 октябрендә Мәскәү шәһәрендә узучы тантаналы бүләкләү чарасына чакыру алды.
Әлеге чара “Сәләтле ата-аналар мәктәбе” исемле X Бөтенроссия конференциясенең төп өлеше булып тора.
Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы, Милли ата-аналар ассоциациясе һәм РФ Иҗтимагый палатасы ярдәме белән үткәрелде. Аның төп максаты — гаиләнең тәрбиядәге ролен ныгыту, гаилә кыйммәтләрен үстерү һәм мәктәп белән гаилә арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү.
Фото - Г.Мөхәммәтҗанованың шәхси альбомыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев