Гимназиянең ата-аналары өчен университет
Мәгариф

Гимназиянең ата-аналары өчен университет

Мәдәният йортында гимназиядә белем алучы укучыларның ата-аналар университеты узды.

Район мәдәният йортында Мөслим гимназиясенең ата-аналар университеты узды. Әлеге чараның спикерлары: Мөслим гимназиясе  директоры Азат Мирзаянов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия  Хәбибуллина, педагог - укытучы Тәзкирә Низамиева, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары Марина Бәдретдинова булдылар. Чыгышларында алар барысы да ата – аналарның үрнәге балалар өчен өлге булуын билгеләп үттеләр. Балаларда тәрбияләнгән яхшы сыйфатларны  балалар үзләренең  ата-аналарда күреп алган булсалар, ныклы була.

Фото  - мәгариф идарәсеннән

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев