«Гаилә һәм мәктәп: хезмәттәшлек тәҗрибәсе һәм перспективасы» исеме астында җыелыш үтте
Җыелышта 2024-2025 уку елына нәтиҗәләр, балаларның хокук бозуы, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр кебек темаларга зур игътибар бирелде.
Район мәдәният йортында Мөслим лицее укучыларының әти-әниләре белән "Гаилә һәм мәктәп: хезмәттәшлек тәҗрибәсе һәм перспективасы" исеме астында җыелыш үтте.
Биредә район башлыгы Альберт Хуҗин, район мәгариф идарәсә җитәкчесе Лилия Хәбибуллина, Мөслим лицее директоры Чулпан Әхмәтшина, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Яхина, ата-аналар комитеты әгъзасы Данил Госманов чыгыш ясадылар.
Җыелышта 2024-2025 уку елына нәтиҗәләр, балаларның хокук бозуы, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр кебек темаларга зур игътибар бирелде.
Рәмилә Сәләмова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев