Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Габдулла Тукай исемендәге «Чәчәкләр китерегез Тукайга...» исемле XVI бөтенроссия нәфис сүз бәйгесе узды

Талантлы балаларыбыз Г. Камал исемендәге театр бинасында жиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашып, гала-концертта чыгыш ясадылар

20-23 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында Габдулла Тукай исемендәге  «Чәчәкләр китерегез Тукайга..." исемле XVI бөтенроссия нәфис сүз бәйгесе узды.

Бәйге Габдулла Тукайның 140 еллыгына, Россия халыклары бердәмлеге елына, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына һәм М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортының 85 еллыгына багышлап үткәрелде.

Бәйгенең барлык этапларын да уңышлы үтеп, Мөслим гимназиясенең 2а сыйныф укучысы Нәзилә Мадьярова (җитәкчесе - Зөлфия Галимарданова), Мөслим урта мәктәбе укучысы Ислам Нуруллин (җитәкчесе - Гөлшан Мәүлиева) - 1 урын, Мөслим лицеенда белем алучы Камилә Галиева ( җитәкчесе - Ләйсән Сафина) 3 урынны яуладылар һәм кыйммәтле бүләккә лаек булдылар.

Талантлы балаларыбыз Г. Камал исемендәге театр бинасында жиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашып, гала-концертта чыгыш ясадылар.

Фотолар - Мөслим мәктәпләреннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев