Фирдүс Гыймалтдиновның әсәре буенча китап укучылар конференциясе үтте
Чарада Мөслим районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары, гимназиянең 9-10 нчы сыйныф укучылары катнашты
Кичә Мөслим гимназиясендә Фирдүс Гыймалтдиновның “Үлемнән бер адым алдарак” әсәре буенча китап укучылар конференциясе үтте.
Чарада Мөслим районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары, гимназиянең 9-10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Чарада язучының биографиясе белән таныштырылды, китапларыннан күргәзмә оештырылды. Махсус хәрби операция зонасында Татарстан егетләреннән торган “Тимер” батальонының 9 нчы ротасында хезмәт иткән, яу кырыннан “Урал“ мотоциклы белән 126 яралы сугышчыны коткарган “Фаза” кушаматлы Казан егете Илнур Хәертдиновның батырлыгына багышлап язылган әсәр беркемне дә битараф калдырмады. Укучылар әсәрдән өзекләр сәхнәләштерделәр, геройларга багышлап язылган шигырьләр сөйләделәр, үзләренең күңеллләренә тирән үтеп кергән эпизодлар турында фикер алыштылар.
Чарада махсус хәрби опрация зонасында хезмәт итеп, бүгенге көндә кыска вакытлы ялда булган майор, Мөслим районының мактаулы гражданины Руслан Миргалауов чыгыш ясады.
"Мөслимнең батыр улы, укучыларга мөрәҗәгать итеп, тыныч тормышның һәр мизгеленә сөенергә, әти-әниеңне, укытучыларны, туган мәктәбеңне, авылыңны, Ватанныңны яратырга, тырышып укырга кирәклеге турында сөйләде. Әлеге чара укучыларда китапка карата мәхәббәт тәрбияләү генә түгел, балаларга патриотик тәрбия бирүнең дә матур үрнәге булды", - дип хәбәр итәләр Мөслим гимназиясеннән.
Фото - Мөслим гимназиясе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев