Фәнни тикшеренү белән шөгыльләнәләр
2025-2027 елларда Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәме белән Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсенә караган Химик биология һәм фундаменталь медицина институты “Авыл хуҗалыгы өчен гражданлык фәне һәм генетик технологияләр” фәнни-тикшеренү программасын гамәлгә ашыра
Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Ләйсән Бариева Россия буенча сайлап алынган 100 укытучы исемлегенә керде һәм шуның нәтиҗәдә укучылар белән алга таба эш оештыру өчен фәннитикшеренү өчен кирәкле җиһазларга, реактивларга лаек булды.
– “Азык өстәмәләре өчен микроорганизмнарны эзләү” темасы буенча 10 “Б” сыйныфы укучыларыннан торган төркем махсус методика буенча эшләде. Проектта катнашучы Илзирә Зиннурова, Булат Бәдретдинов, Гөлинә Садыйкова, Әминә Салихова, Рушат Дәүләтшин сентябрь-ноябрь айларында биш төрле туфракта микроорганизмнар үстерделәр. Моның өчен натураль эремчек, силос, тирес, ашлама кертелгән хуҗалык туфрагын файдаландык. Укучылар “Авыл хуҗалыгы өчен гражданлык фәне һәм генетик технологияләр” курсы буенча белем дә алдылар, – ди проект җитәкчесе Ләйсән Бариева.
Эш нәтиҗәләре буенча югары активлык күрсәткән микроорганизм штаммнары алга таба өйрәнү өчен Новосибирск шәһәрендәге Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсенә караган Химик биология һәм фундаменталь медицина институтына җибәрелде. Проект эше шулай ук укучылар тарафыннан йомгаклау конференциясе кысаларында тәкъдим ителде.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 19 декабрь санында укыгыз.
Фото – Мөслим гимназиясеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев