Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Этнографик комплекста экскурсиядә булдылар

29 май көнне татар теле һәм әдәбияты, технология укытучылары район мәгариф бүлеге методисты Нурания Шәймәрданова җитәкчелегендә Башкортостан республикасы Туймазы районында урнашкан «Бабай Утары» этнографик комплексында экскурсиядә булдылар.

"Этнографик комплекста бу төбәктә төрле гасырларда яшәгән халыкларның көнкүреше һәм һөнәрләре турында белергә мөмкин булды. Музей экспозициясенә йорт савытлары һәм җиһазлар, шулай ук борынгы автомобильләр һәм мотоцикллар кебек аутентик әйберләр керә. Моннан тыш, музейда боланнар, куяннар, фазан-үрдәкләр, аккошлар белән мини-зоопарк та бар", - диләр экскурсиядә катнашучылар.
Фото - мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев