Чын итальян пиццасын пешерү буенча кулинар мастер-класс узды
Мәгариф

Чын итальян пиццасын пешерү буенча кулинар мастер-класс узды

Көзге каникул чорында «Мизгел» яшьләр үзәге яшүсмерләр өчен дә күңелле чаралар әзерләгән

"Бүген егетләр һәм кызлар мавыктыргыч маҗарага чумдылар. Алар чын итальян пиццасын пешерү буенча кулинар мастер-класста катнаштылар! Катнашучылар ике командага бүленеп, үзләренең кулинар осталыкларын күрсәттеләр искиткеч тәмле ризыклар әзерләделәр. Соңыннан аларны үзләре үк татып та карадылар. Пицца пешкән арада да күңелсезләнергә вакыт булмады Катнашучылар мавыктыргыч ярышларда көч сынаштылар, команда рухын күрсәттеләр", - дип хәбәр итәләр "Мизгел" яшьләр үзәгеннән.

Фотолар - "Мизгел" яшьләр үзәгеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев