Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сыйныф җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл

Чарада район мәктәпләрендә белем һәм тәрбия бирүче барлык сыйныф җитәкчеләре катнашты.

Мөслим гимназиясе базасында сыйныф җитәкчеләре өчен "Сыйныф җитәкчесе - кем ул?" дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды.  Чарада район мәктәпләрендә белем һәм тәрбия бирүче барлык сыйныф җитәкчеләре катнашты. Эш тәҗрибәләре, укучылар һәм аларның әти-әниләре белән эшләү алымнары белән тәҗрибәле сыйныф җитәкчеләре - лицейдан Эльвира Ситдыйкова, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән  Римма Хәсәнова, гимназиядән Гөлшат Мөхәммәтҗанова уртаклаштылар. Бу уку елында мәктәпләргә кертелгән яңа иҗтимагый оешма - "Алдынгылар хәрәкәте" эшчәнлеге белән Мөслим урта мәктәбенең директор  киңәшчесе Алисә Хафизова таныштырды. "Класс җитәкчесенең укучылар һәм аларның ата аналары белән эшендә суицидны профилактикалау формалары һәм ысуллары" дигән темага мәгариф идарәсе методисты Лениза Галимова чыгыш ясады. "Мәктәптә сыйныф җитәкчесенең роле" темасына мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина йомгаклау сүзе белән чыкты. 

Наилә Сәлахова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев