Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте үстерелә

Әлеге хәрәкәткә бик күп мәктәп укучылары, яшьләр кушылды.

Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәме белән республикада “Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте үстерелә. Әлеге хәрәкәткә бик күп мәктәп укучылары, яшьләр кушылды. Аларның эшчәнлеген тагын да кызыклырак һәм файдалырак итү, иҗтимагый әһәмиятен үстерү өчен төрледән-төрле алымнар кулланыла, акция кысаларында бәйгеләр, форумнар, проектлар, профильле яллар оештырыла. Бер максатка берләшкән фикердәшләр табигатебез саклауда зур эшләр башкаралар. Ә бу исә халыкның экологик аңын үстерү, иҗтимагый файдалы эшләр белән шөгыльләнү идеясе белән янган яшьләрне активлаштыруда конкрет эшләр аша тормышка ашырыла. “Эквест” бәйгесе – шундыйлардан.

Бүген мәгариф учреждениеләренең экологик отрядлары арасында оештырылган әлеге республикакүләм онлайн бәйге нәтиҗәләре билгеле булды.

Конкурс кысаларында катнашучылар читтән торып биремнәр алдылар һәм табигатьне саклау, экологиягә багышланган төрле акцияләр, шөгыльләр үткәрделәр, үзләре дә төрле чаралар оештырдылар.

1 апрель - 10 май көннәрендә Мөслим гимназиясенең "Экодоблесть" отряды үзенең Вконтактедагы сәхифәсендә эш нәтиҗәләре белән таныштырып барды.

Акция кысаларында волонтерлар Хәтер бакчасында 300 төп агач утыртканнар, “Курай” паркын җыештырып, чәчәк түтәлләрен чүптән арындырганнар, куакларны формалаштырырга ярдәм иткәннәр, “Аргамак” ат комплексына барып, хайваннарны алма белән сыйлап кайтканнар, мәктәп тирәсен матурлау өчен тәрәзә төпләрендә петуния, яран гөлләре үстергәннәр. Отряд активистлары 5а сыйныфы укучылары һәм аларның әти-әниләре белән бергәләп “Чиста ярлар” акциясе оештырганнар. Гимназия укучылары шулай ук юл буйларын, кыр ышыклау полосаларына җыелган чүпләрне җыюда да актив катнашты.

Республика буенча бәйгедә катнашкан 78 команда арасында "Мөслим гимназиясенең "Экодоблесть" командасы 2 нче урынны яулады. Җитәкчесе - Ләйсән Бариева. Котлыйбыз!

Фотолар - Ләйсән Бариевадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев