Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Буыннарны искә алып...

Укучыларның шушы бәйгегә килгән иншалары белән таныштыруны дәвам итәбез

Әниемнең әнисе – Фазлыева Зәнфирә Миргарифан кызы, әбием була минем. Ә әбиемнең әнисе- Рәхимова Мәрфүга Шәрәфетдин кызы, дәү әбием була минем. Ул 1932нче елның 10нчы октябрендә Салауз-Мухан авылында, Шәрәфетдин һәм Мәфтүха гаиләсендә туган.  Шәрәфетдин бабай Бөек Ватан сугышы башланганчы вафат булган. Мәфтүха әбием дүрт бала белән ялгыз калган. Сугыш вакытларында аларның гаиләсенә бик авыр булган. Ул вакытларны әбием күз яшьләре белән искә ала. Күпме кайгы, күпме хәсрәт күргән ул.

Дәү әбием авыр эштән курыкмаган, агач кисәргә дә, торф чыгарырга да барган. Җәйләрен печән чапканнар, аны әйләндереп киптергәннәр. Яңадан ат арбасына төяп алып кайта торган булганнар. Эшнең авыр булуына карамастан, ял да итә белгәннәр. Аулак өйләргә, каз өмәләренә, “тансыга” да йөргәннәр. Аларның телефоннары да, телевизорлары да булмаган. Шәм астында, керосин лампасын яктыртып, кул эшләренә дә өйрәнгәннәр. Әбием җеп җегерләп, йон оекбашлар бәйләгән, чигү чиккән.

Дәү бабамны мин белмәсәм дә, әбием аны җылы итеп искә ала. Бергә алар дүрт бала үстергәннәр.

Бүгенге көндә минем дәү әбиемә 92 яшь, әле ул һаман да күңелем 18 дә ди. Безгә үзенең хәер-фатихаларын бирә.

Мин әбиемне дә, дәү әбиемне дә бик яратам һәм хөрмәт итәм. Аларга саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер телим.

Алия Боһарова. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучысы.

 

Сезнең гомер зая узмаган

Әти-әнидән соң безнең якын кешеләребез – ул әби-бабаларыбыз. Әниемнең әти-әнисе – минем яраткан әби-бабам. Бабам – Муллашәех 1964 нче елда Яңа Сәет авылында туа. Ул 1983-1985 нче елларда Украинаның Чернигов шәһәрендә армия сафларында хезмәт итә. 1985 нче елда бабам Муллашәех, Тат Бүләр авылы кызы – Техния әбиемә өйләнә. Аларның өч балалары дөньяга килә. Муллашәех бабам колхозның алдынгы механизаторы була.1993нче елда тракторын тимерчелектә төзәткән вакытта, күзенә тимер бәрелеп, бер күзе күрми башлый.

Техния әбием данлыклы “Урожай” колхозында бухгалтер булып эшли. Әбием  55 яшендә гарәп теле һәм Коръән уку дәресләренә йөри башлаган. Бүгенге көндә авылда абыстай вазыйфасын башкара, авылдашларын соңгы юлга озатуда ярдәм итә. Булдыра алганча ислам динен таратуда үзенең өлешен кертә. Әбием безгә дә догалар өйрәтә. Әби безгә китаплар укый, үзенең файдалы киңәшләрен бирә. Без кайтканда әбием тәмле чәйләрен кайнатып, өстәлгә тәмле әйберләрен куеп каршы ала, догаларын укып озатып кала.

Әбием белән бабам зур йөрәкле кешеләр. Чөнки алар үз балалары үсеп, гаилә коргач, үзләренең канат астына тәрбиягә балалар йортыннан өч малай бер кыз алалар. Аларны да эшкә өйрәтеп, тәрбияләп зур тормыш юлына бастыралар. Бүгенге көндә алар барсы да үз гаиләләре, үз йортлары белән яшиләр. Ялларда, төрле бәйрәмнәрдә бергә җыелабыз.

Борын борыннан бергәләп җыелу татар халкында яшәп килгән. Әбиемнең истәлекләре буенча – барлык туганнар төп йортка бик еш җыелганнар. Нинди дә булса эшне эшләү өчен: бәрәңге алу, печән чабу, Сабантуйга җыелу кебек матур традицияләр булган. Эштән соң зур гаилә табын янына җыелган, әби белән бабай төрле кызыклы вакыйгалар сөйләгән, җырлап та җибәргәннәр. Төп йортка зур табыннар артына җыелу безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Без хәзер аны “Сәеттә җыен” дип атап йөртәбез. Бар туганнар, балалар-оныклар бергә җыелып табигатькә чыгабыз, зур табын корып, аралашып, төрле уеннар уйнап, җырлашып ял итәбез.

Гаиләбездә кул эшләренә осталык та буыннан-буынга күчеп бара. Карт әбием, аннан Техния әбием дә чигү эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Төрле матур җепләр белән чигелгән тастымаллар, мендәр тышлары, өстәл, карават япмалары өйне бизәп торган. Хәзер дә әбием бу матур чигүле әйберләрне куллана. Бүгенге көндә әнием Миләүшә дә  бу эш белән шөгыльләнә. Бүгенге замана яңа технологияләргә бай чор. Шуңа да әнием чигү эшләрен заманча машинада башкара.

Бабам Муллашәехнең дә кулыннан килмәгән эше юк. Ул балта остасы, аның каралты-курасы да тәртиптә. Ул безне дә эш сөяргә һәм тәртипкә өйрәтуче кеше. Минем тормышымдагы белем һәм тәҗрибәнең беренче дөньясын күрсәтүче. Бабам миңа тормыш турында, дуслар белән аралашу, әти-әнигә хөрмәт, тормышта үзеңә туры килгән кешеләрне танып алу өчен күп фикерләр җиткерә. 

Әби-бабам бар көчләрен безне, биш оныкларын тәрбияләүгә куялар. Мин әби- бабама кояш гомере, саулык-сәламәтлек, тыныч картлык телим. Алар безгә бик кирәк. Без, әби-бабабызны бик яратабыз!

Аяз Нуретдинов. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучысы.

 

Хезмәт сөюче әбием белән бабам

Минем өчен кадерле булган кешеләрем, Тимерхан бабам белән Дарига әбием турында сөйлисем килә. Алар минем әниемнең әтисе белән әнисе. Дөрес бабам инде гүр иясе, ә әбием исән әле, аңа быел 85 яшь тула.

Бабам да, әбием дә яшьтән үк эшне сөйгәннәр. Алар катлаулы хезмәт юлын үткәннәр. Колхозда нинди генә эш кушсалар да, каршы килеп тормаганнар, эшләгәннәр.

Бабам алдынгы тракторчы, комбайнер булган. Ул һәрвакыт нормасын арттырып үтәгән. Аннан фермада оператор булып та эшләгән. Фермадагы бөтен аппаратура бабам карамагында булган. Алар күп итеп маллар асраганнар, умарта тотканнар. Бабам басуда эшләгәндә, аның исемен хөрмәтләп дан йолдызлары янган, ул һәрвакыт Кыр батыры булган.

Ә әбием бозаулар караган, сыер сауган, чөгендер эшкәртүдә катнашкан. Әбием бүген дә тик тормый. Ул бакчасында күп төрле тәмле җиләкләр үстерә.

Әбием белән бабам бергә дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта аларның җиде оныклары бар.

Мин әбиемне бик яратам. Ул дөньяда иң ягымлы, иң яхшы, киң күңелле әби. Әбием тәрәз төпләрен тутырып берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә. Һәрвакыт безне якты йөз белән каршы ала, тәмле ризыклары белән сыйлый. Без дә әбиебезгә йорт эшләрендә булышабыз: өйне җыештырабыз, утыннар өябез, бакчада эшләп, чүпләрен түгәбез. Кыш көннәрендә карларын көрибез. Әбиебез безне сөендереп, авырмыйча күп еллар яшәсә иде. Без аны бик яратабыз!

Анатолий Агеев.

Г.Тукай исемендзәге Мөслим урта мәктәбе укучысы.

Миләүшә Нуретдинова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев