Булганнан бар да була!
Мөслим гимназиясе укучысы Нәргизә Авзалова химия фәненнән имтиханда 100 балл җыйды
Нәргизәнең теләге – табиб булу. Казан дәүләт медицина университетына документлар тапшырган кыз имтихан нәтиҗәләрен көтә.
– Кечкенәдән үк табиб булырга хыялланам. Башкалар курчаклы уйнаганда, мин “врач апалы” уйный идем. Фәүзия әбием балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләгән. Нәниләргә авыруларны кисәтү өчен вакцина ясавы, беренче ярдәм күрсәтүе турында сөйләгәндә, аны йотлыгып тыңлый идем. Чыгарылыш сыйныфларда нинди фәннәрдән имтихан тапшырачагым алдан ук билгеле иде: химия һәм биологияне сайладым. Медицина уку йортын сайлаганда, башкача мөмкин дә түгел. Имтиханнар тапшырганда, 90 баллдан күбрәк булса иде, дип теләдем, ләкин 100 балл туплармын, дип күз алдына да китермәдем. Әти-әнием дә 100 балл булыр дип уйламады. Химиядән имтихан тапшырганнан соң ике атна үткәч, биологиядән сынау бирдек. Шул көнне химиядән имтихан нәтиҗәләрен белдем һәм гаҗәпләнүдән, сөенечемнән ава яздым, – дип елмая Нәргизә.
Нәргизә – гаиләдә төпчек бала. Ике малайдан соң көтеп алган кыз булса да, иркә булып үсмәгән. Кечкенәдән әти-әнисенең кул арасына кереп, һәр эштә ярдәмче була ул. Һәрнәрсә белән кызыксынучы, тиктормас, шаян кыз кояш чыкканын карарга ярата. Әтисе игенчелек юнәлешендә эшләгәч, таңнан торып, әтисе белән эшкә ияреп йөри. “Авзалов” фермер хуҗалыгы басуларында нинди төр техника йөргәнен, кырларда нинди культуралар үстерелүен 5 яшеннән үк яхшы белә кыз.
– Ике улыбыз да 14 яшьтән комбайн иярләде. Нәргизә, абыйларына кызыгып, әтисенә ияреп басуга бара иде. Табигатькә гашыйк кызыбыз һәр җирдә матурлык күрә белә. Һәркемгә ярдәм итәргә ашыгуы, башкаларның борчуларына битараф кала алмавы аны табиб һөнәрен сайларга этәргәндер. Нәргизә 10 сыйныфта укыганда, гимназиядә медицина кабинеты ачылды. Казан дәүләт медицина университеты ачкан махсус сыйныфта медицина нигезләре укытылды, әлеге юнәлешкә кагылышлы фәннәргә зур игътибар бирелде. Сыйныфлары белән ике атнага бер Әлмәт медицина көллиятенә барып укыдылар. Июнь башында Әлмәт медицина-санитар частеның кардиология бүлегендә санитар булып ике атна практика үттеләр. Кайткач, җанланып: “Төрле халәттә булган пациентларны күрдек. Авыр хәлдәге авырулар бик кызганыч, аларны йөрттек, операция блогына илттек. Кан басымы үлчәргә, авырулар белән аралашырга, укол ясарга өйрәттеләр. Әни, бу, чыннан да, мин теләгән һөнәр! Минем авыруларга булышасым, аларның гомерен озынайту, якыннарын сөендерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлисем килә!” – дип сөйләде, – ди Нәргизәнең әнисе Зилә апа.
Нәргизәнең югары белем алып, туган җирендә табиб булып эшлисе, кешеләргә ярдәм итәсе килә. Туганнары арасында табиб һөнәрен сайлаучылар әз түгел икән. Әбисенең икетуганы Равил Шәймарданов республикада алтын куллы табиб буларак мәгълүм. Ул Казанның 7 санлы шәһәр хастаханәсендә хирург булып эшли. Нәргизәнең өчтуганы Айзат Шәймарданов – район поликлиникасының стоматология бүлегендә теш табибы.
– Бүгенге уңышларымда якыннарымның өлеше зур. Әти-әнием биргән тәрбия, үгет-нәсыйхәт белән мин һәрвакыт алга атладым. Якыннарыңның яратуын, кайгыртуын, терәк-таяныч булуын тою бик мөһим! Укытучыларым белән дә ихластан горурланам! Мине имтиханга әзерләгән Венера Семеновага, Ләйсән Бариевага, Мөслим гимназиясенең барлык укытучыларына зур рәхмәт! Максатка ирешү өчен тырышып укырга кирәк! Мәктәптә алган белем йортның нигезе кебек: никадәр ныклы булса, шулкадәр ышанычлырак. Укытучы укучыга бары яхшылык кына тели! Белем туплау өчен хәзер онлайн курслар да, башка мөмкинлекләр да бихисап. Мин дә мондый курсларның файдасын күрдем. Химиядән бер курс тугыз ай дәвам итте, мәктәптә узган консультацияләрдә авыр мәсьәләләр чиштек. Үзләштергән һәр материал имтиханда кирәк булды, – ди Нәргизә.
Нәргизә туган якны өйрәнү, ватанпәрвәрлек юнәлешендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә дә еш катнашкан. “Экодоблесть” командасының актив әгъзасы буларак, агачлар да утырткан. Ике тапкыр “Сәләт Биләр” форумына бару мөмкинлеген откан кыз ул! Мөслимлеләр аны район, республика олимпиадалары җиңүчесе буларак та яхшы белә. Нәргизә – оста биюче дә! Биш ел дәвамында “Мизгел” төркеме составында шөгыльләнгән. Кыскасы, сәләтле кыз! Туган җирен, аның кешеләрен яратучы, кечкенәдән табиб булырга хыялланучы райондашыбызның теләкләре чынга ашсын: киләчәктә Нәргизәнең Мөслим хастаханәсендә эшләвен күрергә насыйп булсын иде!
Фото – Н. Авзалованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев