Бүген Мөслим лицеенда “Ел укучысы – 2024” бәйгесенең финалы узды
Бәйгедә зона турларында җиңү яулаган җиде укучы катнашты
Алар Мөслим лицее, Мөслим гимназиясе, Күбәк, Мәлләтамак, Рус. Шуган мәктәпләреннән.
Чара барышында укучылар җиде төрдәге бирем буенча үз осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйгедә укучыларга тәкъдим ителүче “Әйдәгез танышыйк”, “Дөньядагы бар нәрсә турында”, “Кем күбрәк”, “Башваткыч”, “Фразаны дәвам ит”, “Мөслим районы тарихын беләсеңме?”, “Әгәр дә мин....” иҗади проекты биремнәре башлангыч сыйныфлар укучылары арасында талантлы балаларны ачыкларга, укучыларның мөстәкыйль фикерләвен үстерергә ярдәм итә, - диләр чараны оештыручылар.
Фәридә Гайнетдинова репортажы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев