Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәхетле укытучының укучылары да бәхетле

“Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль һәм зона этапларында җиңү яулаган 45 фән укытучысы финалга үтте. Алар арасында Мөслим лицееның инглиз теле укытучысы Алсу Гәрәева да бар.

– Конкурс укытучы-педагог өчен һөнәри хисап тоту белән генә чикләнми, ә яңарышка, үсешкә этәргеч булып тора. Без бер-беребезнең тәҗрибәсен зур кызыксыну белән күзәттек, педагогик “сандык”ларыбызны баеттык, – ди Алсу Гәрәева. – Нинди генә конкурс булмасын, ул катнашучылардан зур тырышлык, профессиональ өлгергәнлек, коммуникатив осталык таләп итә. Конкурста уңышка ирешү педагог-конкурсантның психологик әзерлегенә дә бәйле. Төпле, нигезле чыгышлар, укытучыларның үз тәҗрибәсенә таянып расланган алымнары, укучыларга мотивация бирү юллары – быелгы конкурсантларны уңай характерлаучы сыйфатлар дип билгеләп үтәр идем.
Алсу – тумышы белән Зәй шәһәреннән. “Ел укытучысы” бәйгесенең туган шәһәрендә үтүе аның өчен сөенеч тә, зур сынау да булган.
– Бәйгенең зона этабы Зәй шәһәрендә үтте. Туган шәһәремдә чыгыш ясау, туган мәктәбемә укытучы буларак килү бик дулкынландыргыч булды! Зона этабында ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәттем һәм җиңү яуладым. Биредә катнашу – зур дәрәҗә һәм җаваплылык, бу этапка һәр районнан бер генә укытучы үтте, – ди Алсу Гәрәева.
“Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының региональ этабы Казанда “Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл” күптелле мәгариф комплексы базасында үтте. 24 мартта бәйгегә йомгак ясалды. Мөслим лицееның инглиз теле укытучысы Алсу Гәрәева республиканың иң яхшы 15 укытучысы исемлегенә кереп, “Педагогик талант” номинациясендә җиңүче булды.
– Инновацион белем һәм остазлык – укытучыларның һәм укучыларның киләчәгенә юл. Шул исемдәге программа безнең районда күптәннән гамәлгә ашырыла. Район мәгариф идарәсе методисты Лениза Галимова, инглиз теле укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Гөлшат Мөхәмәтҗанова, яшь укытучыларның район методик берләшмәсе җитәкчесе Раушания Хафаеваны уңышка юл күрсәтүчеләр һәм җиңүләргә әйдәүче остазларым, дип саныйм. Уңышларыма ихластан сөенүче хезмәттәшләр булу – зур бәхет! Һәркемгә дә сайлаган һөнәре белән бәхетле булырга язсын! Бәхетле укытучының укучылары да бәхетле була! – ди Алсу.
Алсу кечкенәдән укытучы булырга хыялланган. Курчакларын тезеп утыртып, дәресләр “биргән”. Курчакларын “аңламыйсыз” дип шелтәләгән вакытын әти-әнисе бүген дә елмаеп искә ала. Әти-әнисе туган якларын сагыну сәбәпле, алар Иске Карамалы авылына күчеп кайта. Алсу 3 сыйныфка Күбәк урта мәктәбенә бара. 9 сыйныфтан соң ул укуын – Минзәлә педагогия көллиятендә, аннан Яр Чаллы педагогия институтында дәвам итә. Яшь белгеч хезмәт юлын Октябрь мәктәбендә башлый. 9 ел Күбәк урта мәктәбендә чит телләр укыта. 
– Кечкенә җиңүләрдән зур адымнар белән югарыга юл алу өчен өмет кирәк. Канатларымны миңа остазларым бирде. Димәк, бу – остазларымның да җиңүе, – ди Алсу Гәрәева.
Лилия Шәймиева

Фото – Алсу Гәрәеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев