Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Балаларның җәйге ялы ничек уза?

Мөслим балалары җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә кушылды

Мөслим районында балаларның җәйге ялын файдалы итү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Быел Нарат Асты авылы янында урнашкан “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда оештырылган өч сменаның һәрберсендә 56 бала ял итәчәк. Аларда берничә юнәлеш буенча тәрбия чаралары үткәрү планлаштырыла. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова әйтүенчә, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән – 15 бала, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы 30 бала “Урман иле”ндә ял итәчәк. Гаризалар кабул итү 2025 елның 3 мартыннан башланды. Барлык сменаларга да юлламалар алынып беткән.

Бу көннәрдә “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесе җиңүчеләре – Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 7 “Б” сыйныфы укучылары Анапа шәһәренең “Глобус” лагеренда ял итә.

Шушы ук мәктәпнең 4 “А” сыйныфыннан 17 укучы, класс җитәкчеләре Фәриха Солтанова белән бергә, “Россия бөркетләре” программасы нигезендә оештырылган махсус бәйгедә җиңү яулап, күптән түгел Казан шәһәренең “Дуслык” лагеренда ял итеп кайттылар.

Г.Тукай исемендәге Мөслим, Михайловка урта мәктәпләрендә 2 июньнән мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Аларда барысы 270 бала ял итә. Бер үк вакытта Мөслим урта мәктәбендә оештырылган хезмәт һәм ял лагеренда 120 яшүсмер физик һәм рухи сәламәтлеген ныгыта.

Июнь аенда шулай ук Кырымның “Сатера” лагеренда – 19 бала, Минзәләнең “Растим патриотов” исемле палаткалы лагеренда 8 укучыбыз ял итәчәк. “Сәләт” лагерьларында ял итү өчен дә талантлы балаларыбыз үзләре җибәргән партфолиолары нигезендә сайлап алына.

Яшүсмерләр җәйге каникул көннәрендә акча эшли, хезмәт кенәгәсенә хезмәт стажы да туплый башларга мөмкин. Вакытлыча эшкә 14 яше тулмаган балалар урнаша ала. Моның өчен эш бирүче белән хезмәт килешүе төзелә. Яшүсмергә 14 яшь тулмаган булса, әти-әниләрдән берсенең язмача ризалыгы кирәк. 14-15 яшьлекләрнең эш көне – дүрт сәгатьтән, 15-16 яшьтәгеләрнеке – биш, 16-18 яшьлекләрнеке җиде сәгатьтән артмаска тиеш. Хезмәт хакының хезмәткә түләүнең минималь күләменнән ким булмаска, эшләнгән сәгатьләргә пропорциональ исәпләнергә тиешлеген дә истән чыгармагыз. Вакансияләр турында “Работа в России” порталында яки мәшгульлек үзәгендә белешергә була. Сүз уңаеннан, әлеге мәйданчыклар аша эшкә урнашканда, аена 2650 сум күләмендә финанс ярдәме гарантияләнә.

Гөлназ Җәлилова.

Автор фотолары - "Хыял" мәктәп яны лагереннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев