Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әти-әниләр өчен тәрбия дәресләре

Сер түгел, бала тәрбияләү - сабырлык таләп итә торган бик авыр, четерекле хезмәт. Бүгенге тормышыбызда ул көннән-көн авырлаша бара.

Моның сәбәбе күптөрле. Балалар хәзер күбрәк күрәләр, күбрәк ишетәләр, күбрәк фикер йөртәләр. Шулай да, тәрбиянең төп нигезе – үрнәк. Балаларга әти-әнисе, якыннары үрнәк. 

Шул максаттан чыгып, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү коллективы "Үрнәк әти-әни нинди булырга тиеш?" темасына әти-әниләргә тәрбия дәресләре башлап җибәрде. 

Әлеге проект нигезендә тукайлылар класс җыелышларына районның танылган һәм мөхтәрәм кешеләрен чакыралар. Алар арасында хәзрәт тә, прокурор ярдәмчесе дә, җирлек башлыклары да булыр дип көтелә. Шулай ук психологик ярдәм оешмаларын да чакырырга планлаштыралар. 

22 март көнне әлеге күләмле чараның беренчесе үтте. Әти-әниләр җыелышы Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин катнашында узды. Ул “Бала тәрбияләүдә әти-әнинең роле” дигән темага чыгыш ясады.

"Безнең тәрбияви башлангычыбызны әти-әниләр хуплап каршы алырлар, үзләреннән дә кызыклы фикерләр белән өлеш кертерләр дип ышанып калабыз" - дип хәбәр итәләр Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән. 

Фотолар - мәктәп архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев