Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Әни кем ул?

Мөслим гимназиясе укучыларының фикерләре

Әни... бу өч хәрефле гади генә сүздә әйтеп бермәслек тирән мәгънә ята. Укучылар белән Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясен  укыгач матурлык турында сөйләштек. “Һәр кешенең әнисе үзенә якын” дигән сорауга укучыларның җаваплары түбәндәгечә яңгырады:

Сәләхов Ранэль: һәр кеше үз әнисен сакларга, яратырга тиеш.

Әхмадуллин Ранис: әни - баласы нинди булуына карамастан, аны яратучы бердәнбер кеше.

Вәлиев Рушат: мин тормышымны әнидән башка күз алдыма да китерә алмыйм.

Мөхәммәтханов Ринал:  әниебезнең нурлы йөзе минем өчен зур бәхет.

Латыйпова Иркә: әнием мин мәктәптән кайтуга тәмле ризыклар пешереп куя, без икебез серләшеп чәй эчәбез. Шушы мизгел күңелемә рәхәтлек бирә, мин гел шулай дәвам итүен телим.

Сәетгалиев Данияр: минем әнием бик ягымлы. Аның йомшак тавышы, ягымлы карашы моңсу булганда күңелемне күтәрә. Әнием һәрвакыт мине аңларга тырыша, җылы сүзләре белән күңелемне иркәли.

Тазова Ивилена: бу дөньяда һәр кешенең дә әнисе булсын, әниләрне кадерләп, хөрмәт итеп яшәсәк иде.

Гыйздуллин Рүзәл: мин әниемне бик яратам! Нинди генә булсак та, без -әниләр өчен аның газиз баласы булып калабыз.

Минеева Рүзилә: әни безгә тормыш бүләк иткән, беренче адымнарны ясарга булышкан. Әниләребезне яратыйк, хөрмәт итик!

Сабитов Сәмир: кайда гына булса да бала әнисенең җылысын тоеп яши.

Нурмөхәммәтов Адель: әниләрдән үрнәк алабыз, алар тормышыбызның кояшлары.

Бариева Ралина: әниемне уңышларым белән сөендерергә, аңа авыр булганда янәшәсендә булырга телим. Минем өчен әнидән дә кадерлерәк кеше юк!

Биккинина Камилә: һәркем өчен әни - гади кеше генә түгел, җылылык бөркелүче бербөтен дөнья.

Шәймурзин Алмаз: әниемә рәхмәтлемен, ул минем иң якын кешем.

Шәрифуллин Рүзәл: мин әниемне бик яратам, күңелемдә һәрвакыт әниемә карата җылы хисләр йөртәм.

Солтанова Гөлшат, Мөслим гимназиясенең педагог-китапханәчесе, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

Мөслим – информ фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев