Әлмәт шәһәрендә «Акыл фабрикасы» белем бирү мәктәбе узды
Чара кысаларында узган квиз-уенда укучылар катнашып урыннар яуладылар
27 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең «М.К. Таһиров ис. 1 нче Лицей» дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Акыл фабрикасы» белем бирү мәктәбе узды.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы – дөнья буйлап яшәгән татар яшьләрен берләштерүче иҗтимагый оешма.Чараның максаты - хәзерге көндә яшьләр өчен актуаль булган белемнәрне татар телендә җиткерү, катнашучыларны татар яшьләре өчен коммуникация мәйданчыклары формалаштыруда кызыксындыру, яшьләр өчен файдалы проектлар идеясен тудыру. Программа кысаларында лекторий, остаханә, квиз һәм экскурсия оештырылды.
Әлеге форумда Мөслим лицееның туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары Ситдыйкова Э.Д., Шаева В.М. һәм 9нчы сыйныф укучылары катнашты. Чара кысаларында узган квиз-уенда укучыларыбыз Вәлиева Әминә, Ситдыйков Камил, Зиннуров Булат, 6 команда арасында, 1 нче урынны яуладылар.
Фотолар – Мөслим лицее архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев