Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Алгарышның яңа юнәлеше

Районыбыз мәктәпләрендә төгәл фәннәрне популярлаштыралар

2024-2025 уку елында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанда төгәл фәннәрне популярлаштыру максатын күз алдында тоткан “Физика-математика алгарышы” исемле масштаблы проектка старт бирелгән иде. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Иннополис Университеты белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Әлеге максатка бүлеп бирелгән акчалар гомуми белем бирү оешмаларына, педагогик хезмәткәрләргә грантлар бирүгә, физика, математика һәм информатиканы актив һәм нәтиҗәле өйрәнгән өчен мәктәп укучыларына премияләр түләүгә, педагогик хезмәткәрләргә методик ярдәм күрсәтүгә, шулай ук аларны укытуга, математика кабинетларын заманча җиһазлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелә.

Әлеге проект буенча үткәрелгән конкурс нигезендә 2025 елда Олы Чакмак төп мәктәбенең математика укытучысы Айгөл Габидуллина, Мөслим гимназиясенең директор урынбасары Лира Заялова, физика һәм математика укытучысы Ринат Әгъләмов, математика укытучысы Лилия Солтанова, Тат. Бүләр урта мәктәбенең математика укытучысы Раушания Абдуллина, Мөслим лицееның математика укытучысы Гүзәл Хәсәнова, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең математика укытучысы Алисә Бәдретдинова акчалата грантка ия булды. “Фәннәр чаты: физика, математика, информатика” проекты белән катнашып, гомуми белем бирү оешмасында физика-математика сыйныфлары программасын гамәлгә ашыру өчен, Мөслим гимназиясе республиканың иң көчле 40 мәктәбе исемлегенә керде һәм 600 мең күләмендә хөкүмәтебездән акчалата ярдәм алды. Физика һәм математика фәннәрен актив өйрәнгән һәм югары нәтиҗәләр күрсәткән өчен, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучысы Динә Баһауова, Мөслим гимназиясеннән Әмир Дәүләтшин, Мөслим лицееннан Алина Шакирова 50 мең сум күләмендә премияләргә лаек булдылар.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 19 декабрь санында укыгыз.

Гөлназ Җәлилова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев