Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Алда көтә зур юллар (+фоторепортаж)

Политехник техникумының чыгарылыш кичәсе узды.

29 июнь көнне Мөслим политехник техникумы укучыларының чыгарылыш кичәсе булды. Тантаналы чара “Кояшлы Ык” ял паркының кече амфитеатр зонасында үтте. Анда район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та катнашты. 
– Укучылар үзләштергән һөнәрләрнең барысына да бүген хезмәт базарында ихтыяҗ зурдан. Егет-кызларга алга таба да уңышлар елмайсын!  – диде район башлыгы урынбасары.
Быел бәйрәм икенче тапкыр ачык һавада – табигать кочагында оештырылды. 
Техникумны 40 укучы тәмамлады. Шуның икесендә – кызыл диплом.  Уку йорты тракторчы-машинист, пешекче-кондитер, эретеп ябыштыручы белгечлекләре бирә. 16 егет бу көнне кулларына тракторчы машинист, 11 райондашыбыз – эретеп ябыштыручы, 11 кыз һәм 2 егет пешекче-кондитер һөнәрләрен үзләштерү турында квалификация дипломнары алды.
 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 30 июнь санында

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев