Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Акыллы уеннар»да катнаштылар

Балалар бакчалары арасында өстәл уеннары буенча беренче республикакүләм чемпионат узды.

1 июнь көнне Казан шәһәренең Б.Рамеев исемендәге ИТ паркында "Бала-Сити" гомуми белем бирү оешмасы "Акыллы Уеннар" җыентыкларына ия булган балалар бакчалары арасында өстәл уеннары буенча беренче республикакүләм чемпионат уздырды.

Әлеге проект "Бала-Сити" халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

"Бу чемпионатта Мөслимнең "Кояшкай" балалар бакчасыннан остазлары Эльвира Шәйхетдинова җитәкчелегендәге мәктәпкә әзерлек төркеменнән Әмир Хәйруллин һәм Ингель Сәйфиев катнашты", - дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.

Фотолар - мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев