Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ачык ишекләр көне

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 10 нчы педагогик сыйныф укучылары Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында Ачык ишекләр көнендә катнашты.

Алар төрле факультетлар белән танышып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, осталык дәресләрендә катнаштылар. 

Университет кунакларына "Своя игра" интеллектуаль уенында көч сынарга да туры килде. 

"Мондый төрдәге очрашулар укучыларга hөнәр сайларга   ярдәм итә, студент тормышының узенчәлекле якларын ачып, кызыксыну уята. Укучылар экскурсиядән бик күп файдалы мәгълүмат, күтәренке кәеф алып кайттылар", - дип хәбәр итә сыйныф җитәкчесе Гөлназ Деникаева. 

 Фотолар Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев