Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

22-25 гыйнвар көннәрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы уздырылды

Олимпиада 9-11 сыйныф укучылары өчен рус теле буенча иде

Олимпиада бер турдан торды, анда укучылар фонетика, сүз ясалышы һәм этимология, тарихи грамматика, борынгы рус текстын тәрҗемә итү буенча белемнәрен күрсәтергә тиеш иде. 

Олимпиада эшләрен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучыларыннан торган компетентлы жюри бәяләде.Олимпиаданың төбәк этабында 500 гә якын укучы катнашты. Мөслим лицееның 9 сыйныф укучылары Светлана Мкртчян, Камилла Московая, Мөслим гимназиясенең 10 сыныф укучысы Азалия Габидуллина, Мөслим гимназиясенең 11нче сыйныфыннан Аделя Ханнанова әлеге белем бәйгесендә призерлар булдылар.Призерлар әзерләгән укытучылар - Светлана Фазилова, Чулпан Хәйруллина, Ирина Галиева.

Фотолар - мәгариф идарәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев