Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

2026 елда чыгарылыш сыйныф укучылары өч фән буенча БДИны яңадан тапшыра алачак

2026 елда Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар ике мәҗбүри фән һәм сайлап алынган бер предмет буенча БДИны кабат тапшыра алачак. Сенатор Айрат Гыйбатдинов РИА Новости агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, БДИны рус теле, математика һәм сайлап алынган бер дисциплина буенча кабат тапшырырга мөмкин.

«Чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеге турында истә тотарга кирәк. 2026 елда укучылар 8 июль һәм 9 июль, яисә 4, 8, 25 сентябрьдәге резерв көннәрендә ике мәҗбүри фәнне (рус теле һәм математика) һәм бер фәнне яңадан тапшыра алачак», – дип билгеләп үтте парламентарий.

Сенатор искәрткәнчә, кабат тапшырган очракта, хәтта яңа балл түбәнрәк булса да, имтиханның алдагы нәтиҗәсе гамәлдән чыгарыла. Шуңа бәйле рәвештә, ул чыгарылыш укучыларын карарны уйлап кабул итәргә өндәде.

Моннан тыш, Гыйбатдинов БДИны кабат бирү югары уку йортларына документлар тапшыру вакытына йогынты ясарга мөмкин икәнлегенә дә игътибар юнәлтте.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев