20 декабрьдә районыбызның 9 һәм 11 сыйныф укучылары «Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлыйк!» исемле акциядә катнаштылар
Акциянең максаты - укучыларны әзерләү сыйфаты турында объектив мәгълүмат алу мөмкинлеген бирү, типик хаталарны анализлау
"Әзерлек этабында математика укытучыларының район методик берләшмәсендә 2024 елда фән буенча имтихан эшләрен башкарганда типик хаталарга анализ ясалды, шулай ук 2025 елгы контроль-үлчәү материалларының үзенчәлекләре каралды.Акциянең төп этабы Мөслим лицеенда үткәрелде. Чара барышында чыгарылыш сыйныф укучылары, катнашучылар роленнән тыш, аудиториядә һәм аудиториядән читтә оештыручы, җәмәгать күзәтүчеләре ролен дә үтәделәр.Тикшерүне уздырганнан соң, имтиханда катнашучылар белән типик хаталарны анализлау үткәрелде", - дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.
Фото - район мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев